Центральная библиотека

"Делай ставку на будущее"

Бизнес - практик тәҗрибә, акыл һәм интуиция таләп итә торган катлаулы фән. Арчаның 5 нче гимназиясенең 11 нче сыйныф укучылары боларның барысы турында "Библиотека - ТВОЯ территория" проекты кысаларында очрашу кунакларыннан белделәр.

 Гайфуллин Ленар Марсович - Эшкуарлык һәм бухгалтерлык хезмәтләре үзәге җитәкчесе – укучыларга үз бизнесларын башлау һәм үстерү мөмкинлекләрен сөйләде.

 Зарипов Альберт - "Date&Coffee" каһвә йорты хуҗасы һәм "Приятные подарки" кибетләр челтәре хуҗасы Гүзәлия Демухаметова эшмәкәрлек тәҗрибәләре белән уртаклаштылар һәм яшь буынга киңәшләрен бирделәр.

 Кызыклы очрашу истәлеге итеп, катнашучыларга Мәдәни инициативалар Президент фонды ярдәме белән "Библиотека - ТВОЯ территория"" гранты акчасына сатып алынган блокнотлар һәм ручкалар өләшенде.