Центральная библиотека

«Сыны Отечества России»

3 нче ноябрьдә Арча гуманитар техник техникумы студентлары өчен Үзәк китапханәнең Виртуаль концерт залында Милли бердәмлек көненә багышланган «Сыны Отечества России» исеме астында тарихи портретлар кичәсе үткәрелде.

Китапханәче 1612 нче елның 4 нче ноябрендә булган вакыйгаларны, бу көннең ни өчен бәйрәмгә әйләнүен, ни өчен аңа мондый исем сайланганын сөйләде.

Практик өлеш конкурс программасыннан торды. Студентлар сорауларга кызыксынып җавап бирделәр, үз белемнәрен тикшерделәр.

Очрашу ахырында китапханәче бөек ил тарихы турында әдәбият тәкъдим ителгән күргәзмә белән таныштырды.

Тарихи портретлар кичәсе киләсе сүзләр белән тәмамланды: "Без бердәм булганда – без җиңәчәкбез!"