Центральная библиотека

«Авыл – мәдәни мирас сандыгы»

31нче октябрь көнне Арча үзәк китапханәсендә «Халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы» уңаеннан "Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы" муниципаль бюджет учреждениясе авыл китапханәләре арасында «Авыл – мәдәни мирас сандыгы» иҗади һәм эзләнү бәйгесе буенча чираттагы чыгышлар тәкьдим ителде.
Бәйгедә Мөндеш, Наласа, Субаш-Аты, Урнашбаш, Чиканас, Шекә, Шушмабаш авыл китапханәчеләре чыгыш ясады.
Әлеге бәйге дәвамында бүгенге көндә кечкенә генә булып саналган авылларның да бай тарихлы булуына кабаттан инандык. Бәйгегә әзерләнгәндә китапханәчеләр үзләре генә түгел, барлык авыл халкын да җәлеп иттеләр. Китапханәчеләр һәрберсе бәйгегә иҗади якын килеп, матур, эчтәлекле чыгыш ясадылар. Тупланган бай мирасны югалтмыйча, тарихыбызны онытмыйча, гореф-гадәтләрне саклап яшәргә язсын.
Рәхмәт сезгә хезмәтегез өчен.