Центральная библиотека

"Начинающему блогеру..."

Татарстан Республикасында циффрлаштыру елы кысаларында Арча үзәк китапханәсендә төрле форматта чаралар уза. Бу юлы без яшьләр өчен танылган шәхес, якташыбыз Айваз Садыров белән очрашу оештырырга булдык, ул бүгенге көндә "Тәртип" радиосы киңлекләрендә башкаручы продюсер, "ТНВ" телерадиокомпаниясенең әйдәп баручысы, сценарист, режиссер. 
Яшьләрдә блогерлык темасы аеруча кызыксыну уята һәм шуңа күрә 28 нче октябрьдә "Библиотека – ТВОЯ территория" проекты кысаларында Г. Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятенең 1 нче курс студентларына китапханә хезмәткәрләре шәхси блог булдыру буенча осталык дәресен оештырдылар.
Безнең кунагыбыз блог алып баруның фишкалары, камера каршында үзеңне ничек дөрес тоту, кызыклы тема табу, аны язылучыларга креатив тәкъдим итү һәм үз блогына җәлеп итү алымнары белән бүлеште.