Центральная библиотека

“Струнная библиотусовка”

27 октябрьдә “Библиотека – ТВОЯ территория” проекты кысаларында яшьләр өчен “Струнная библиотусовка” узды. Катнашучылар буларак Г. Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятенең музыка бүлеге студентлары чакырылды. Гитара буенча осталык дәресен Арча балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Фәхрутдинова Альмира Леонидовна үткәрде.

Китапханәче бу коралның тарихы һәм хәзерге вакытта гитара төрләре турында сөйләде. Чараның практик өлешендә укытучы гитара структурасы белән таныштырды, дөрес утыру, кулларны һәм бармакларны урнаштыруны өйрәтте, шулай ук гитарада тавыш чыгару ысуллары турында сөйләде. Аннан соң без аккордларны бергә өйрәндек һәм җырлар өчен дөрес аккордлар сайладык.

Китапханәче автор җырының популяр юнәлеше турында сөйләшергә тәкъдим итте һәм популяр бард җырларын Альмира Леонидовна укучылары башкарды. Катнашучылар рәхәтләнеп яраткан авторларының әсәрләрен башкардылар, очрашу ахырында В. Ланцбергның "Алые паруса" җыры уйналды.