"Иҗат - гүзәл гамь ул..."
Хәсән Туфан сүзләре белән әйтсәк: “Иҗат - гүзәл гамь ул, иң югары дәрәҗәдәге изге тынгысызлык ул.”
26 нчы октябрь көнне китапханәнең уку залында «Каурый каләм» әдәби-иҗат берләшмәсенең чираттагы утырышы булып узды. Районыбызның үзешчән шагыйрьләре һәм язучылары түгәрәк өстәл артында Ринат Шәрәфиевның иҗаты белән танышты, шигырьләрен анализлап, киңәшләр бирделәр һәм аны бертавыштан берләшмәгә кабул итәргә карар кылдылар.
“Каурый каләм”леләребез очрашуга сусап килгән иделәр, яңа идея, тәкъдимнәре белән бүлештеләр.
Шулай ук, сүзлек байлыгын тикшерүгә, рифма табуга юнәлтелгән уеннар да иҗатчыларыбызны тагын да җанландырды.
Бу очрашу “Каурый каләм”леләрнең күңелендә бер матур хатирә булып калыр, иҗатларына илһам нуры өстәр.