Центральная библиотека

"Даёшь, молодежь!"

Бүген Үзәк китапханәдә библиоволонтерлар командасы белән Мәдәни инициативалар Президент Фонды ярдәме белән, “Библиотека - ТВОЯ территория” гранты кысаларында "Даёжь, молодежь?" исемле туган телдә (рус һәм татар) тиз уку чемпионатын уздырды.
Арчаның 6 нчы номерлы мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары өч этапны уздылар: таныш, таныш булмаган текстны һәм шигырьне матур уку.
Чемпионатның икенче этабы уен формасында үтте. Һәр катнашучы үзе өчен китап сайлады һәм таныш булмаган текстны укыды. Өченче этапта балалар сәнгатьле итеп шигырь укыдылар.