Центральная библиотека

"Book-slam дәвам итә!!!"

"Библиотека - ТВОЯ территория" проекты кысаларында чираттагы чарада Aрчаның 2 нче номерлы мәктәбенең 11 нче сыйныф укучылары катнашты.

Балалар үзләре сайлаган китапка реклама плакатлары ясадылар һәм әдәби конкурсларда бик теләп катнаштылар.

Аларның тырышлыгы һәм яхшы нәтиҗәләре өчен ике командага да мактау грамоталары тапшырылды.

Укучыларга яшьләр зонасы шулкадәр ошады ки, алар чарадан соң калып,  грант акчасына сатып алынган өстәл уеннарын уйнадылар.