Центральная библиотека

«Авыл хуҗалыгы калейдоскопы»

🌾Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең хезмәте җиңел түгел, шуңа күрә дә алар зур ихтирам казана.🌾
14 нче октябрьдә Виртуаль концерт залында «Авыл хуҗалыгы калейдоскопы» исемле түгәрәк өстәл узды. 2нче номерлы мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучылары алдында Арча муниципаль районы авыл хуҗалыгы идарәсенең финанс-икътисад бүлеге башлыгы Абдуллин Марат Рәүф улы чыгыш ясады. Китапханәче һөнәри уку йортлары белән таныштырды һәм шулай ук тематик китап күргәзмәгә күзәтү ясады. Чараның практик өлешендә балалар төрле биремнәрне үтәп, авыл хуҗалыгы өлкәсе һөнәрләре белән тирәнрәк таныштылар.
‼Шуны истә тотарга кирәк: авыл хуҗалыгы эшчәнлеге вакыт белән бергә атласын өчен аңа яшь галимнәр һәм квалификацияле белгечләр кирәк, нәкъ тә аларның акыл һәм физик хезмәте авыл хуҗалыгын яңа үсеш дәрәҗәсенә күтәрәчәк.