Центральная библиотека

"Библиотека - ТВОЯ территория"

Үзәк китапханәдә Арча районы яшьләре өчен "Библиотека - ТВОЯ территория" исемле заманча күпфункцияле зона ачылды. Ачылу тантанасында Aрчаның В. Ф. Ежков исемендәге 1 нче номерлы мәктәбенең 9 нчы һәм 11 нче сыйныф укучылары катнашты. Проект кураторы Аскарова Анастасия Игоревна грант эшчәнлеге кысаларында әлеге вакытка ирешелгән нәтиҗәләр турында сөйләде. "Алгарыш" яшьләр оешмасы җитәкчесе Вәгыйзов Әмир Рөстәм улы барлык катнашучыларны шундый шатлыклы вакыйга белән котлады һәм яшь буынның идеяларын һәм инициативаларын тормышка ашыру өчен искиткеч мөмкинлек барлыкка килүен искәртте. Арча Үзәк китапханәсендәге библио-волонтерлары зоналарның мөмкинлекләре турында сөйләделәр. Мәдәният инициативалары фонды ярдәме белән сатып алынган гитарага кушылып җырлау чарага тагын да бер ямь өстәде.