Центральная библиотека

«Авыл – мәдәни мирас сандыгы»

29 нчы сентябрь көнне Арча үзәк китапханәсендә «Халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы» уңаеннан «Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы муниципаль бюджет учреждениясе авыл китапханәләре арасында «Авыл – мәдәни мирас сандыгы» иҗади һәм эзләнү бәйгесе буенча чираттагы чыгышлар тәкъдим ителде.
Бүгенге бәйгедә Курса Почмак, Яңа Кырлай, Утар Аты, Ташкичү, Хәсәншәех авыл китапханәчеләре чыгыш ясадылар. Китапханәчеләрнең бүгенге чыгышлары авылларда сакланып килүче гореф-гадәтләргә, милли йолаларга аеруча басым ясалган иде. Алар бик матур эчтәлекле видеолар, презентацияләр аша үзләренең авылларының бай тарихлары,уңган кешеләре белән таныштырдылар.
Шулай ук, китап туплау һәм эшкәртү бүлеге мөдире - Хасанова Гөлгенә Гарифулловна тарафыннан "Китапханәбезнең үзенчәлекле китаплары" ("Самые необычные книги нашей библиотеки") бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды. Җиңүчеләр бай материаллы "Татар милли ашлары" китабы белән бүләкләнде. Бәйгеләргә чын күңелдән әзерләнгән барлык китапханәчеләргә олы рәхмәтебезне җиткерәбез, аларга киләчәктә иҗат уңышлары теләп калабыз.