Центральная библиотека

“Библиотека - ТВОЯ территория”

23 сентябрьдә, Арча Үзәк китапханәсендә Библиоволонтерлар командасы, Президент Мәдәни инициативалар Фонды ярдәме белән, “Библиотека - ТВОЯ территория” гранты кысаларында яшьләр өчен заманча күпфункцияле мәйданны өлешчә җиһазлады.

Волонтерлар командасы Г. Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте һәм Арча гуманитар-техник техникумы студентларыннан тора. Әлеге егет-кызларны проект кураторы Аскарова А.И. булачак чаралар һәм киләсе айга планнар белән таныштырды.