Центральная библиотека

"Читать человека как книгу"

16 сентябрь көнне Арчаның беренче номерлы В. Ф. Ежков исемендәге урта гомуми белем мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары өчен Үзәк китапханәдә психолог катнашында "Читать человека как книгу" исемле арт-терапия узды. Кунак итеп Г. Тукай исемендәге Арча педагогик көллиятенең психологы һәм укытучысы Хуҗеева Клара Альбертовна чакырылды.

Китапханәче укучыларны Эллен Димитриус, Марк Мазарелланың «Читать человека как книгу» исемле китабы һәм бу темага кагылышлы кызыклы фактлар белән таныштырды. Кунак итеп чакырылган психолог практик биремнәр аша кешеләрнең тотышын тавыш тоны, кием стиле, чәч стиле, ишарәләр, башка билгеләр аша аңлау серләрен ачты.

Бу чара бик күп яңа һәм кызыклы мәгълүмат биреп кенә калмады, шулай ук укучылар үзләре белән килеп чыккан хәлне бәяләү һәм алардан чыгу юлларын табу буенча киңәшләр алдылар.