Центральная библиотека

“Полюби себя”

9 сентябрьдә Үзәк китапханәнең уку залында Халыкара матурлык көненә багышланган “Полюби себя” исемле мастер-класс узды. Чарага визаж буенча белгечләр чакырылды. Алар сәламәт һәм матур булуының серләрен ачтылар, киңәшләр бирделәр, битне чистарту буенча мастер-класс үткәрделәр. Чарада катнашучылар өчен “О красоте, моде и хорошем вкусе” исемле журнал һәм китап күргәзмәсенә презентация оештырылды. Ул күргәзмәдә сәламәтлек, матурлык турында әдәбият тәкъдим ителде.