Центральная библиотека

«Авыл – мәдәни мирас сандыгы»

Бүген Арча үзәк китапханәсенде «Халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы» уңаеннан «Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы муниципаль бюджет учреждениясе авыл китапханәләре арасында «Авыл – мәдәни мирас сандыгы» иҗади һәм эзләнү бәйгесе буенча чираттагы чыгышлар тәкъдим ителде.

Бәйгедә Түбән Аты, Кшкар, Сеҗе, Урта Сәрдә, Айван, Иске Ашыт,  Иске Төрнәле, Иске Чүриле, Акчишмә авыл китапханәчеләре чыгыш ясадылар. Китапханәчеләр күңел биреп әлеге бәйгегә әзерләнәләр. Аларның бай чыгышыннан соң, безнең авылларда күпме берсеннән берсе алтын куллы хөнәрчеләр, замана сынауларына бирешмәгән тарихи биналар, гореф- гадәтләрне, милли йолаларны саклаучы кешеләр яшәвенә кабат инанабыз. Барлык чыгышлар да кызыклы, мәгьлүматларга бай булды.