Центральная библиотека

"Күңелле үтте сабантуйлар!"

Бүген Үзәк китапханә хезмәткәрләре Арча Үзәк стадионында күрмәүче һәм начар күрүче райондашларыбыз өчен оештырылган Сабантуйда волонтёрлар булып катнаштылар. Әлеге тантаналы чарага күрше Балтач районыннан да килделәр.
Катнашучыларны Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вафина Эльвира Шамил кызы сәламләде. Кунаклар татар халык милли уеннарында актив катнаштылар. Бәйрәм матур һәм истә калырлык мизгелләргә бай булды.