Центральная библиотека

"Китапханәдә кунак"

20 август көнне китапханәдә яшь, талантлы үзешчән шагыйрь, якташыбыз Зөфар Бохаров белән очрашу узды.

Зөфар Арча районының Шушмабаш авылы егете. Мәктәп елларында ук шигырьләр яза башлый, беренче шигырен зәңгәр күзле сыйныфташына атап яза.

Зөфәрнең шигырьләре тормыш-яшәеш турында, һәр шигыре күңелгә үтеп керә. Әңгәмә барышында ул төрле сорауларга җавап бирде һәм аның иҗатын югары бәяләп әңгәмә оештырганары өчен китапханә хезмәткәрләренә рәхмәтен җиткерде.