Центральная библиотека

"Җырга-моңга гашыйк күңелем"

Бүген Арча үзәк китапханәсендә Факия Шәрәфнең иҗат кичәсе узды.
Бу ханымны белмәү мөмкин дә түгел. 36 ел Арча үзәк хастаханәсендә югары категорияле теш ортопеды булып эшли. Бик матур җырлый, сәхнәдән төшми. Арча Мәдәният йорты сәхнәсендә үткән бер генә концерттан да калмый ул, “Арча таңнары” халык вокаль ансамбле солисткасы, күп кенә җырлар авторы, район ветераннар советы активисты, “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзасы - Факия Нурулла кызы Шәрәфетдинова.
Чарага иҗатташ, сәхнәдәш дуслары килде. Факия ханымның иҗатына кагылышлы җылы сүзләр җиткерелде, матур җырлар, теләкләр, хатирәләр, шигырьләр укылды. Иҗатына югары бәя биреп, Мәдәният идарәсе тарафыннан Рәхмәт хаты тапшырылды.