Центральная библиотека

“Һәр язмышның тормышында иң беренче һәм кадерле сүз – Әни!”

Бәйрәмгә әниләрнең иң-иңнәре – балалар йортында тәрбияләнүче, ана назыннан мәхрүм ителгән сабыйларны үз канаты астына алып, аларның күңеленә яңа сулыш, яшәргә өмет бирүче изге күңелле Әниләр җыелган иде. Аларның саны районыбызда – 20 артык икән.

Әниләрне котларга район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гарифҗанов Р.И., “Бердәм Россия” партиясе башкарма комитеты җитәкчесе Җәмәлетдинов Т.Т., аның урынбасары Гаранина В.В., район башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлегенең җитәкчесе Яруллина Р.Г, 5 нче гимназиянең психологы Сафина З.Ш. һәм Арча үзәк китапханә системасы директоры Фазылова Л.Р. килгәннәр иде. Кунакларның һәркайсы олы йөрәкле. Әниләрне бәйрәм белән котлап, әлеге изге эшкә алынулары өчен рәхмәт әйтеп, сәламәтлек, сабырлык һәм гаилә бәхете теләделәр.

Бәйрәмне алып баручы әниләрнең барысына да сүз бирде. Алар тәрбиягә алган балалары турында чын күңелдән, яратып сөйләделәр. Араларынды 1, 2, 4 бала алганнары да бар икән. Әниләр бала белән беренче очрашу мизгелләре турында сөйләгәндә, залда утыручыларның күзләрендә яшь иде.

Арча педагогия көллиятенең булачак тәрбиячеләре (1 “Ж” курс студентлары) өчен дә әлеге чара искиткеч тәрбияви әһәмияткә ия булды.

Бәйрәм шагыйрьләребезнең матур шигырьләре һәм Әниләргә багышланган җырлары белән тагы да ямьләнде.