Центральная библиотека

“Алтын каләм-нинди галәм?”

7 нче июль көнне Арча үзәк китапханәсендә “Алтын каләм-нинди галәм?” исеме астында “Алтын каләм – Золотое перо” XXVII Республика балалар, яшүсмерләр яшьләр матбугаты фестивалендә җиңү яулаган районыбызның сәләтле укучылары - "Нур" балалар телестудиясе белән очрашу узды. Әлеге чарада якташыбыз, “Безнең гәҗит” газетасы баш мөхәррире, “Тәртип” радиосында “Тәртипле иртә” тапшыруын алып баручы Фәйзрахманов Илфат Хәким улы һәм «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының "Татар-информ" мәгьлүмат агентлыгы, "Интертат" электрон газетасы, "Атна вакыйгалары" республика газетасы журналисты Ләйлә Хәкимова катнашты. Шушы өлкәдә тәҗрибәле кунакларыбыз белән сәләтле яшьләребез: “Хәзерге заман журналисты нинди сыйфатларга ия булырга тиеш” кебек сорауларга җавап эзләде.