Центральная библиотека

«Авыл – мәдәни мирас сандыгы»

2022 ел «Халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы» уңаеннан «Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениясе авыл китапханәләре арасында «Авыл – мәдәни мирас сандыгы» иҗади һәм эзләнү бәйгесе буенча чираттагы чыгышлар тәкъдим ителде.
Бәйгедә Урта Курса, Лесхоз, Яңа Кишет, Түбән Мәтәскә, Носы, Иске Кырлай авыл китапханәчеләре чыгыш ясадылар. Алар үзләренең җирлекләренең биналар тарихы, һөнәрчеләре, гореф-гадәтләре һәм милли ашлары белән таныштырдылар. Һәрбер китапханәченең чыгышы үзенчәлекле, тарихи истәлекләргә бай булды.