Центральная библиотека

«Безнең хәтер кыңгыравы»

22 июнь – Россия тарихында иң кайгылы даталарның берсе - Бөек Ватан сугышы елларында үз гомерләрен биргәннәрне искә алу һәм кайгы көне. Бу көн уңаеннан Арча үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Арча шәһәренең Җиңү паркында «Безнең хәтер кыңгыравы» дип исемләнгән Хәтер вахтасы үткәрделәр. Чара барышында хәрби җырлар яңгырады, фронтовик шагыйрьләрнең шигырьләре укылды. Шулай ук, чарада «Каурый каләм» әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары да катнашты. Китапханәчеләр сугыш башлану, Совет солдатларының батырлыгы һәм үз-үзләрен корбан итү, гади совет гражданнарының батырлыгы һәм ныклыгы, үз хезмәтләре һәм батырлыклары белән фронтка ярдәм иткән балалар турында китаплардан күргәзмә тәкъдим иттеләр.