Центральная библиотека

“Тукаебыз белән көчлебез!”

26 апрель – халкыбызның бөек шагыйре Г.Тукайның туган көнендә, район Үзәк китапханәсендә “Тукаебыз белән көчлебез!” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды.

Бәйрәмгә китапханә каршында эшләп килүче “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсенең һәвәскәр шагыйрьләре, “Яшәү яме” клубы ветераннары һәм Арча агросәнәгать һөнәр көллияте студентлары чыкырылган иде.

Кичәгә җыелган кунаклар Тукайның нәсел-шәҗәрәсен дәвам итүче 5 нче буын туганнары Фатыйхова Л.Ә. һәм Зәбирова З., шагыйрь иҗаты һәм тормыш юлы белән һәрдаим кызыксынып торучы шәхес – Татарстанның атказанган укытучысы Зыятов Ф.Г. чыгышын һәм “Каурый каләм”леләр иҗат иткән шигырьләрне зур кызыксыну белән тыңладылар. Кичәнең Г.Тукай сүзләренә язылган, татар халык һәм үзешчән композиторлар иҗат иткән җырлар белән үрелеп баруы һәркайсының күңелендә җылы хисләр уятты.

Китапханәче, үз чиратында, соңгы вакытта китапханәгә килгән Г.Тукай иҗатына багышланган  яңа китаплар белән таныштырды.

Бәйрәмнең икенче өлеше чәй өстәле артында дәвам итте. Соңыннан “Каурый каләм”леләр шагыйрь рухына дога кылып, язучылар аллеясында урнашкан Г.Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Китапханәдә узган бәйрәмнән барысы да үзенә рухи азык алып, һәвәскәрләр – яңа иҗади дулкында “тибрәлеп”, туачак шигырьләренә сюжет табып, өйләренә таралыштылар.