Центральная библиотека

"Дөньяда татар кызы дигән горурлык бар!"

Бүген Үзәк китапханә хезмәткәрләре Арча балалар сәнгать мәктәбендә «Сәхнә» журналының 20 еллык юбилее һәм Зиннур Хөсниярнең «Хур кызлары» романы буенча оештырылган китап укучылар конференциясен уздырды.      

Конференция Мәдәният идарәсе җитәкчесе Аюпов Илфар Илдар улының кереш сүзе белән башланып китте. «Әлифба» музее җитәкчесе Тазиев Дамир роман буенча үзенең фикерләрен җиткерде, тулаем анализ ясады. «Хур кызлары» романыннан Рүзия Хәкимова, Рамил Мөхетдинов, Рилә Абдрахманова башкаруында шигырьләр укылды. Рух, Әхлак, Сафлык, Матурлык, Горурлык төшенчәләре турында фикерләр алыштылар, катнашучылар тарафыннан авторга роман буенча сораулар, тәкъдимнәр җиткерелде. «Сәхнә» журналының баш мөхәррир урынбасары Алсу Габдуллина үзенең матур җырларын бүләк итте, шулай ук «Тәгәри китте язмышлар» дип аталган яңа пьеса сюжетлары өчен халыктан килгән тормыш тарихлары-язмаларга бәйге оештыру турында сөйләп узды. Район мәгариф бүлегенең милли мәгариф өчен җаваплы белгече Мостафина Энҗе рәхмәт сүзләрен җиткерде. Конференция ахырында Зиннур Хөснияр Арча районы җитәкчеләренә һәм халкына рәхмәт сүзләрен җиткерде.