Центральная библиотека

"Пушкин в зеркале двух столетий"

6 июнь көнне Үзәк китапханә хезмәткәрләре Россиядә Пушкин көне уңаеннан бөек рус шагыйренең тормыш юлын һәм иҗатын Арчаның 1нче номерлы мәктәбе каршында эшләп килүче җәйге ял лагерында тәрбияләнүчеләр белән бергәләп искә алдылар.

Балалар әкият дөньясына мавыктыргыч станцияләр буйлап сәяхәт итте, табышмакларга җавап бирделәр, хәрәкәтле уеннарда, конкурсларда катнаштылар, бер-берсенә комплиментлар ясарга өйрәнделәр һәм Пушкин чоры балында катнаштылар.