Центральная библиотека

"Яңа Кырлай авыл китапханәсендә"

Яңа Кырлай авыл китапханәсе базасында Арча Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәрләре өчен күчмә семинар үткәрелде.

Семинар кысаларында китапханәчеләр Яңа Кырлай модельле китапханәсенең эшчәнлеге белән таныштылар, алда торган бурычларны барладылар.   Урта Пошалым, Күлтәс, Күпербаш, Казанбаш, Гөберчәк, Кәче, Кушлавыч авыл китапханәчеләре хезмәттәшләрен “Авыл – мәдәни мирас сандыгы”  исемле иҗади конкурска тәкъдим ителгән  эшләре белән таныштырдылар. Эшлекле очрашу Габдулла Тукай Дәүләт әдәби–мемориаль музей комплексына экскурсия белән тәмамланды.