Центральная библиотека

"Здоровье, молодость, успех"

Бүген Арча гуманитар-техник техникумның 1 нче курс студентлары өчен Үзәк китапханәдә Бөтендөнья тәмәкегә каршы көрәш көненә багышланган чара узды. Китапханәче сәламәт яшәү рәвеше турында сөйләде, тәмәкенең сәламәтлеккә никадәр зыянлы икәнлеге турында презентация һәм видеоролик күрсәтте. Чара ахырында студентлар викторина сорауларына җавап бирделәр, үзара фикер алыштылар.