"Тәҗрибә уртаклашу"
Саба районының Шемордан авыл китапханәсеннән хезмәттәшләребез һәм хатын-кызлар клубы вәкилләре Гомумроссия китапханәләр көнендә безне кунакка килүләре белән сөендерделәр. Эчкерсез аралашу һәм котлаулар китапханәбездә тагын да җылы атмосфера тудырды.