Центральная библиотека

«Молодежь. Выбор. Закон»

26 майда М. Лотфуллин исемендәге Aрчаның икенче номерлы мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары өчен “Горизонт” клубы кысаларында Үзәк китапханәдә яшь сайлаучы атналыгына багышланган «Молодежь. Выбор. Закон» исемле бизнес-уен узды. Чараның махсус кунагы  итеп Арча районының Территориаль сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Гарипов Роберт Радик улы чакырылды.

Китапханәче, кунак белән берлектә, студентларга сайлау темасының мөһимлеген җиткерергә тырышты. Әлеге тема яшьләргә аңлаешлы булсын өчен китапханәче файдалы бәйгеләр уздырды, интеллектуаль һәм иҗади  яктан сәләтләрен күрсәтте.