Центральная библиотека

"Йолдызларга сузам юлымны"

20 нче май көнне Арча үзәк китапханәсенең виртуаль концерт залында  табигатьнең уянган чорында Яңа Кишет авылында дөньяга килеп, кечкенәдән шигърияткә гашыйк, “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзасы, һәвәскәр шагыйрә – Алсу Камалова-Хәйруллинаның “Йолдызларга сузам юлымны” исеме астындагы шигырьләр тупланмасын тәкъдир итү кичәсе узды.