Центральная библиотека

"Делай ставку на будущее"

Бүген Г. Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте каршында 9нчы гимназия сыйныфы укучылары өчен Үзәк китапханәдә "Делай ставку на будущее" исемле яшь эшмәкәрләр белән очрашу узды.

 Арча шәһәрендәге беренче матурлык һәм стиль мәктәп-студиясен тудыручы Айгөл Талипова һәм Арча шәһәрендәге "Дата & Кофе" исемле беренче кофе йортын ачучы Альберт Зарипов чакырылды.

 Кунаклар белән кызыклы әңгәмәдән соң, китапханәче "Сорау-җавап" рубрикасын үткәрде. Соңгы һәм мавыктыгыч мизгел социаль видео карау булды.