Центральная библиотека

"Ветви фамильного дерева"

Бүген Г. Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятенең беренче курс студентлары өчен Үзәк китапханәдә Халыкара Гаилә көненә багышланган "Ветви фамильного дерева" исемле генеалогик уен узды.

 Үзенең гаилә шәҗәрәләрен ясаучы Шафигуллина Венера Альтаф кызы хөрмәтле кунак һәм жюри вәкиле итеп чакырылды. Венера Альтафовна укучылар белән гаилә агачларын җыюда үзенең берничә сере белән бүлеште. Буыннан-буынга күчеп килүче шәҗәрәләрен туплауда егетләр һәм кызлар бәяләп бетергесез тәҗрибә алды. Әлеге чара уен формасында узды. Биредә гаилә, гаилә бәйрәмнәре, традицияләре,  көндәлек тормыш турында сөйләштеләр,  фикер алыштылар.