"Бердәм, тату булып яшик!"
Уен формасында уздырылган бу чарага Арча педагогия көллиятенең 2 курс студентлары чакырылды. Уенда катнашучылар 3 командага бүленеп, төрле бәйгеләрдә көч сынаштылар. Уен ахырында жюри нәтиҗә чыгарып, урыннар билгеләде һәм җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.
Укучылар китапханәдән үзләре өчен күп кенә файдалы һәм кызыклы мәгълүмат алып киттеләр.