Центральная библиотека

"Заман чирләре"н бергәләп дәвалыйк!"

Чарага Арча агро-сәнәгать көллияте студентлары чакырылды. Укучыларга тематик фильм тәкъдим ителде. Фильмнан соң белгәннәрне ныгыту өчен, алып баручы тарафыннан төрле уен формалары кулланылды. Бу уеннарның максаты – ВИЧ инфекция һәркемгә дә кагыла һәм сәламәтлекне яшьтән сакларга кирәк дигәнне аңлату. Бу афәтнең киң таралу сәбәпләрен тирәнрәк аңлату өчен, китапханәгә балигъ булмаган  яшьүсмерләр белән эшләүче белгеч Завялова Лилия Николаевна да чакырылды. Ул зур проблеманың районыбызга кагылышлы статистик саннары  белән таныштырды. Чарада булган һәр катнашучының күкрәгенә,  бу төр авыру белән яшәүчеләргә карата кызгану, терәк һәм киләчәккә өмет символы булган кызыл ленталар тагылды.