Центральная библиотека

"Тукайча татар кодексы"

28 апрель көнне Арча үзәк китапханәсенең Виртуаль концерт залында интеллектуаль уен узды. Анда Арчаның 6 нчы урта гомумбелем мәктәбенең 9 нчы “Б” сыйныфы укучылары Татарстан Республикасының халык шагыйре Зиннур Мансуровның “Тукайча татар кодексы” китабы белән таныштылар. Балалар “Күбәләк” һәм “Шүрәле” командаларында үзара ярышты. Һәр бирем Мансуров хезмәтенең эчтәлеге һәм әхлак тематикасы белән бәйле иде. Төрле этапларны үткәндә, укучылар Г. Тукай әсәрләрен искә төшереп кенә калмадылар, хәтта аларны көндәш командага пантомима ярдәмендә күрсәттеләр. “Тукайча татар кодексы” дигән китап турында фикер алышканда, балалар дуслык, үз халкыңа һәм телеңә тугрылык, горурлык, шәфкатьлелек һәм намуслылык кебек кыйммәтләр турында сөйләштеләр. Чара ахырында укучылар якташларыбыз - Фәрит Низамиев һәм Фәридә Низамиеваларның бөек шагыйрьнең әнисенә багышланган җырын тыңладылар.
«Тукайча татар кодексы» китабын Г. Тукайның халкына мирас итеп калдырган тормыш дәреслеге дип атарга мөмкин.