Центральная библиотека

"Туган нигез! Таныйсыңмы мин балаңны?”

Арча балалар сәнгать мәктәбендә шагыйрә, якташыбыз, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Һади Такташ, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премияләр лауреаты, “Оч иреккә, җырым!, “Пар алма”, “Балачак баланнары” - шигырьләр, җырлар, “Гәрәбә” – шигырьләр һәм поэмалар авторы, Сания Юныс кызы Әхмәтҗанованың иҗат кичәсе узды. Чараны район башлыгы Илшат Нуриев ачып җибәрде. Үзенең ихлас теләкләрен җиткерде. Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте директоры Гөлнара Гарипова, Татарстанның атказанган укытучысы Шәфигулла Гарипов үзләренең чыгышларында Сания апа белән горурлануларын, чын иҗат кешесе булуын ассызыклап үттеләр.
Арча педагогия училищесында бергә укыган төркемдәшләре, “Казан артының” җиде районыннан тупланган “Ызандашлар” иҗатчылар төркеме, Арча үзәк китапханәсе каршында эшләп килүче “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары котлады. Кичәгә Сания апаның авылдашлары, Курса-Почмак мәктәбе директоры Нурзилә Сабирҗанова, китапханә мөдире Вәсилә Мотыйгуллина, мәдәният йорты җитәкчесе Сәрия Фәсхиева изге теләкләрен җиткерделәр. “Чишмә” фольклор ветераннар ансамбле башкаруында Сания апаның сүзләренә иҗат ителгән “Күңел таҗым –Курса Почмагым” җырын башкардылар.
Сәхнәдән Сания апаның җырларын Халидә Вафина, Диләрә Хәйдәрҗәнова, Рилә Абдрахманова башкарды, китапханә хезмәткәрләре башкаруында шигырьләре укылды. "Мирас" бию төркеме "Умырзая" биен бүләк итте.
Кичә бик җылы рухта узды. Чара ахырында шагыйрә: “Ходай кушса “Күчеш дәвере” дигән яңа китабым дөнья күрәчәк” – дип шатлыклы хәбәре белән уртаклашты.