Центральная библиотека

“ОСТА КУЛЛЫ ГҮЗӘЛ ЗАТЛАР”

Кул эшләре гомер-гомергә затлы иҗат булып санала. Европа илләрендә дә табигый материалдан ясалган көндәлек куллану әйберләре, кием-салым бик кыйммәт тора. Соңгы вакытларда безнең төбәктә дә кул эшләре белән шөгыльләнүчеләр күбәеп китте. Арада яшьләр дә, олылар да байтак. Уйлап карасаң, югары технологияләр зур үсеш алган заманда кул эшләре белән шөгыльләнү бөтенләй дә кирәксез, өс киемнәрен үз кулың белән тегүнең, сөлгеләр чигүнең, оекбаш-бияләйләр бәйләп мәшәкатьләнүнең мәгънәсе юк кебек. Ә шулай да кул эшләре белән кызыксыну көннән-көн арта бара.
Россиядә халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы уңаеннан китапханәдә “Оста куллы гүзәл затлар” сәхифәсе булдырдык һәм бүген үзләренең кул эшләре белән танылып өлгергән иҗади, креатив идеяле ханымнар Ләйлә Гарипова һәм “Моё Солнышко” бренды астында эшләп килүче Алсу Нуриәхмәтова укучыларына осталык дәресләре уздырды.