"Имени Петра I"
2022 елда Петр I нең тууына 350 ел тулу уңаеннан 15 апрельдә Үзәк китапханәдә Арча гуманитар-техник техникумы студентлары өчен интеллектуаль турнир узды.
Чара башында китапханәче Петр I нең тормышы, аның идарә иткән чоры, дәүләт реформалары белән таныштырды.
Турнирның икенче өлешендә командалар көч сынашты һәм Россия тарихы турында белемнәрен күрсәтте.