Центральная библиотека

"Алга сәламәтлек юлы буйлап"

7 апрельдә Үзәк китапханәдә Арча шәһәренең 6 нчы номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныф укучылары өчен «До 16 и старше» клубы кысаларында Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган "Алга сәламәтлек юлы буйлап" исемле турнир узды.

Чара яшүсмерләрнең сәламәт яшәү рәвешенә уңай карашын формалаштыру һәм актив тормыш позициясе булдыру, шулай ук иҗади сәләтләрен үстерү максатыннан үткәрелде. Балалар төрле бәйгеләрдә катнашып, күп файдалы киңәшләр алды. Китапханәче спортның  төрләре буенча мавыктыргыч һәм эчтәлекле китаплар, кешеләрнең язмышлары һәм аларның спорт өлкәсендәге героик гамәлләре тасвирланган китаплар турында сөйләде. Турнир командалар арасында күңелле бию батлы белән тәмамланды.