Центральная библиотека

"Мальчик из чемодана, или как быть человеком"

4 апрель көнне Үзәк китапханәдә Арча 6 нчы номерлы мәктәп укучылары өчен "Мальчик из чемодана, или как быть человеком?" исемле брейн-ринг узды.

Чараның максаты – Э. Велтистовның "Приключения Электроника" һәм К. Буличевның "100 лет тому вперёд" исемле фантастик хикәяләре белән таныштыру.

  Балалар өчен конкурс программасы әзерләнде. Уен мәйданындагы секторны сайлап, алар сорауларга җавап бирделәр һәм осталык, иҗат, әдәбият, информатика, тарих өлкәсендә белем таләп иткән мавыктыргыч биремнәрне үтәделәр.

  Укучылар язучыларның иҗаты белән таныштылар, авторларның тормышыннан кызыклы фактларны ишеттеләр. Биремнәрне үтәгәндә, укучылар билгеле бер темага кызыклы нәтиҗәләр ясадылар.