Центральная библиотека

«Чем мы дышим и что мы пьём»

22 март көнне Aрча 2нче номерлы мәктәбенең укучылары өчен Үзәк китапханәдә Халыкара урман һәм Бөтендөнья су ресурслары көннәренә багышланган «Чем мы дышим и что мы пьем» исемле телдән журнал узды.

Укучылар март аенда билгеләп үтелә торган экологик даталар белән таныштылар, файдалы видеороликлар карадылар һәм викториналарда актив катнаштылар.

Очрашу ахырында алып баручы укучыларны «Природа просит: Защитите!» дигән китап күргәзмәсе белән таныштырды.