Центральная библиотека

"Хисләремнән сәйлән төзәм"

21 март көнне Арча үзәк китапханәсенең Виртуаль концерт залында "Каурый каләм" әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары катнашында Бөтендөнья шигърият көненә багышланган «Башваткыч» уен программасы узды. Уенда Алсу Камалова, Гөлзилә Фәтхетдинова һәм Камилә Халикова катнашты, алар алып баручының 20 соравына җавап бирделәр. Чара ахырында жюри әгъзалары тарафыннан җиңүчеләр билгеләнде.  Уен шигъри минутлар белән үрелеп барды, катнашучылар һәм тамашачылар үзләре иҗат иткән шигырьләрен укыдылар. Иҗат - хыял! Шагыйрьләрнең җаны хыялый, алар хискә бай. Очрашу да җылы һәм күңелле атмосферада узды. Катнашучылар үзара аралаштылар һәм шигърият турында күп кенә яңалыклар белделәр. Уеннан соң каләмчеләр түгәрәк өстәлгә җыелып, фикерләре белән уртаклаштылар, киләчәккә планнар кордылар.