Центральная библиотека

"Аерылмагыз китаптан"

Бүген Арча үзәк китапханәсенең виртуаль концерт залында Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы кысаларында җаваплылыгы чикләнгән "Белем.ру" оешмасы директоры, "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган җәмгыятенең башкаручы директоры, “Әдәби марафон”, “Сәламәт иртә” проектларына нигез салучы, “Иң зур сер” шигырьләр җыентыгы авторы – Гатауллин Раил Мәүлет улы белән очрашу узды. Чарага актив укучылар һәм китапханәчеләр, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, әдәби марафонда катнашучылар чакырылган иде. Очрашуда ул үзенең эшчәнлеге, иҗаты турында сөйләде һәм яңа проектлары белән уртаклашты. Китапханә хезмәткәрләре аның шигырьләрен укыдылар, “Әдәби марафон”да катнашучылар үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар.
Чара ахырында Раил Гатауллин максатка һәм уңышка ирешү буенча психологик тренинг үткәрде. Очрашу җылы, күтәренке рухта узды.