Центральная библиотека

“Алфавитлы һәм системалы каталогларны оештыру һәм алып бару”

9 марттан 16 мартка кадәр Арча үзәк китапханәсендә Авыл китапханәчеләре өчен “Алфавитлы һәм системалы каталогларны оештыру һәм алып бару” исемле практикумнар үткәрелә. Китапханәчеләр карточкаларны системалы каталогның бүлекләре буенча дөресләп бүләргә, аларны системалы һәм алфавитлы каталогларга дөрес итеп урнаштырырга өйрәнәләр. Практикум азагында һәр катнашучыга да ББК бүлекләрендәге соңгы үзгәрешләрне чагылдырган, тулылындырылган “ББК. Кыскартылган таблицалар” брошюрасы таратыла.