Центральная библиотека

"Хисап җыелышы - 2021"

Мәдәният йортында Арча муниципаль районы мәдәният учрежденияләренең 2021 ел өчен хисап җыелышы узды.
Китапханә хезмәткәрләре Татарстан Республикасында цифрлаштыру һәм Россия халыкларының милли мирасы елы уңаеннан оештырылган кул эшләре, китап күргәзмәсе белән катнашты.
Фидакарь хезмәтләре өчен Арча муниципаль районы башлыгының рәхмәт хаты белән безнең хезмәттәшләребез - Байкова Гөлназ Рамил кызы район балалар китапханәсе китапханәчесе, Яхина Илсөяр Минзакир кызы өлкәннәргә хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе;
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының “Мәдәнияттәге казанышлар өчен” билгесе белән Хәсәнова Гөлгенә Гарифулла кызы;
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Мактау грамотасы белән Курса-Почмак авыл китапханәчесе Мотыйгуллина Вәсилә Илгиз кызы;
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы рәхмәт хаты белән Ашытбаш авыл китапханәчесе Сабитова Талия Әгъзәм кызы бүләкләнделәр.
Хезмәттәшләребезне чын күңелдән котлыйбыз. Эшегездә зур уңышлар, яңа үрләр насыйп булсын!