Центральная библиотека

“Исем – нәселнең йөзе, байрагы!”

4 апрель көнне “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җирле бүлеге кысаларында район Үзәк китапханәсендә “Исем – нәселнең йөзе, байрагы!” исемле әдәби-тарихи кичә узды. Кичәне алып баручы галимнәребез язган китапларга, газета, журнал битләрендә басылган мәкаләләргә нигезләнеп, татар халкының борынгыдан килгән йоласы – дөньяга аваз салган сабыйга исем кушу йоласы турында сөйләде, балага кушылган исем аның киләчәк язмышын хәл итүдә нинди роль уйнавы һәм исемнәрнең милли үзенчәлегенә тукталды.

“Шәрыкъ” бистәсе мәчете мөгаллимәсе Кашапова Мәрьям ханым ислам дине кушуы буенча балага исем кушуның нечкәлекләрен аңлатты. Район ЗАГС бүлеге хезмәткәре алып баручының һәм кунакларның күпсанлы сорауларына җавап бирде.

Бәйрәмгә килгән өлкәннәребез һәм студентлар алдында үзенең 7 буыннан артык бабасын, туганнарын барлап шәҗәрә төзегән Шәфигуллина Венера Әлтаф кызының чыгышы барыбызда да соклану уятты.

Исемнәргә багышланган халкыбызның моңлы җырлары, шагыйрьләребез Ш.Бабич, Э.Шәрифуллина,Р.Фәйзуллин, якташыбыз М.Кашапов шигырьләре белән үрелеп барган кичә, арчалылар күңелендә җылы тәэсир калдырды.