Центральная библиотека

"Слово не воробей"

21 февраль көнне Г.Тукай исемендәге Арча педагогия  көллияте студентлары өчен Үзәк китапханәдә Халыкара туган телләр көне кысаларында «Йолдызлык» Арт-резиденциясенең үсеш бүлеге башлыгы, Әлфия Авзалова фонды вице – президенты, «Шаян ТВ» телеканалының дублеж студиясе актеры, беркетмә чараларын алып баручысы Таһир Исмәгыйлев  белән сөйләм теле  сәнгате буенча мастер-класс оештырылды. Чараның практик өлешендә Таһир Исмәгыйлев халык алдында чыгыш ясаудан куркуны ничек җиңәргә, аудиториянең игътибарын ничек җәлеп итәргә һәм үзеңне сәхнәдә ничек тоту серләре белән уртаклашты. Студентлар белән бергәләп ораторлык һәм актерлык осталыгы буенча ,шулай ук сөйләм  күнегүләре башкарылды. Мастер-класста катнашучылар актив фикер алыштылар: игътибарны җәлеп итү, импровизацияли белү, сөйләмне истә калдыру алымнары белән таныштылар.