Центральная библиотека

"Афганистан... Дни, ушедшие в вечность"

16 февральдә, Арча үзәк китапханәнең Виртуаль концерт залында, патриотик тәрбия бирү  максатыннан һәм Әфган җиреннән кайтмаган егетләр истәлегенә, Арча агросәнәгать профессиональ колледжы студентлары өчен очрашу оештырылды. Чараның хөрмәтле кунаклары булып Багаутдинов Сергей Лимусович, Сунгатуллин Марат Минахметович, Тимашев Фәнис Илгизович, Әхмәтгалиев Гарифулла Нургалиевич чакырылды. Ветераннар хикәяләреннән егетләр Ватанга булган мәхәббәт, дусларның тугрылыгы, хезмәттәшләренең батырлыклары турында  белделәр. Чара шигырьләр, әдәби әсәрләрдән өзекләр, видео материаллар һәм җырлар белән үрелеп барды. Шулай ук китапханәчеләр тарафыннан “Солдат войны не выбирает” исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Мондый очрашулар, әлбәттә, яшь буынны үз илләренең патриотлары булырга өйрәтә, һәм бу якташлары мисалларында булганда аеруча тәэсирле.