Центральная библиотека

“Күрә белсәң, дөнья матур”

17 нче декабрь көнне китапханәнең виртуаль концерт залында “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзасы, “Баллы көзләрем” китабы авторы, “Болгар радиосы” 9 нчы милли премия лауреаты - Гөлара Шарипова белән “Күрә белсәң дөнья матур” дип аталган очрашу кичәсе узды.

Язган һәр шигырендә тирән мәгънә, тормыш турында үзенең фәлсәфи уйланулары ята. Аның иҗат җимешләрен укыган вакытта һәркем үзенең гомерен күзалларлык, тирән уйга чумдырырлык итеп яза ул.  Шигырьләре дә үзе кебек гади, эчкерсез...

Очрашу кичәсе шагыйрәнең шигырьләре, җырлары белән үрелеп барды. Иҗаты, тормышы белән бәйле сорауларга җавап алынды. Чарага килгән кунаклар, иҗатташ дуслары Гөлара ханымның иҗатына югары бәя биреп, иҗат уңышлары теләде.

Әлеге очрашу күтәренке, җылы рухта узды.