Центральная библиотека

"Коррупция: Твое НЕТ имеет значение!"

Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне кысаларында Үзәк китапханәдә яшьләр өчен түгәрәк өстәл узды. Чараның кунаклары: прокурор Шәйхаттаров Фәнис Ринат улы, Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча полиция начальнигы Котдусов Ринат Хәмит улы, район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Әхмәдуллина Гөлшат Азат кызы һәм "ФОРПОСТ" яшьләр (студентлар) үзәге җитәкчесе Зәйнуллин Илназ Минсур улы.